Новости

Фонд имени Мустая Карима поздравляет Минтимера Шаймиева с днём рождения

20 января 2021

Кадерле Минтимер Шәрип улы!

Татар халкы бәхетле – аның илсөяр һәм халкына чиксез тугры Ил агасы бар. Сезнең кебек шәхесләрне “сәяси элита” дип атыйлар. Сез үз республикагызны югары күтәреп, барлык милли республикаларга үрнәк күрсәттегез. Шушындый дәрәҗәдәге җитәкче булыр өчен төпле белем, ныклы рух кына түгел, ә олы йөрәк һәм хисле күңел дә кирәк. Нәкъ шушы хисле, шигъри күңел Сезне Мостай Кәрим белән дуслаштырды, һәм Сез бу дуслыкка тугры калдыгыз.

Әгәр дә бүген Мостафа Сафа улы Сезнең янда булса, мөгаен, шушы шигырен Сезгә багышлап укыр иде:

 

Таулар кешеләр шикелле –

Биек булган саен

Гомерләре бәхәслерәк,

Язмышлары кыен.

 

Түбәләргә болыт кунса,

Тиз китәргә кунмый:

Түбәләрдә бозлар туңса,

Тиз эрергә туңмый.

 

Искән чакта җилләр анда

Исә зәһәррәк,

Кыяларны ваклап,

Яшен

Уйный хәтәррәк.

 

Таулар зарланмый. Горурлык

Башларыннан ашкан, –

Кем кояш белән син дә мин

Шул таулардан башка?

 

Кешеләр таулар шикелле –

Биек булган саен

Тормышлары бәхәслерәк,

Язмышлары кыен.

 

Мин дәрәҗәне әйтмим –

Ул мәңгелек түгел.

Югарылыкны билгели

Тик югары күңел.

 

Югары күңел гел генә

Аяз булып тормый,

Сагыш чорный бик еш аны

Яки шикләр тырный.

 

Заманының давыллары

Аңа килеп суга.

Ә шулай да кояш тәүдә

Аның өчен чыга.

 

Түмгәккә болыт уралмый,

Кагылмый яшен.

Зарланма. Зарлана күрмә,

Югары кешем!

 

Кадерле Минтимер Шәрип улы! Барысын да куандырып, Сезне яратучы һәм хөрмәт итүче кешеләр арасында озак яшәргә язсын! Сәламәтлек һәм иминлек Сезгә!

 

Барлык Кәримовлар исеменнән Әлфия Кәримова һәм Тимербулат Кәримов